Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда базга егылып төшкән өлкән яшьтәге ир-атка коткаручылар ярдәм иткән

Аңын югалткан 83 яшьлек бабайны баздан чыгарганнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

Казанда 83 яшьлек ир-ат базга егылып төшкән һәм аңын югалткан. Бабайга коткаручылар ярдәм иткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 15.13 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Спорт урамында 83 яшьлек ир-атның өч метр биеклектән базга егылып төшүе турында хәбәр килгән. Өлкән яшьтәге ир-ат аңын югалткан.

Коткаручылар баскычтан базга төшкән һәм зыян күргән пенсионерны өскә алып чыкканнар. Ир-атны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев