Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда бер авариядә өч кеше имгәнгән

Кичә кич Горький шоссесында өч автомобиль бәрелешкән.

Казанда Горький шоссесында юл һәлакәте булган. Өч кеше зыян күргән җитди аварияне шаһитлар видеога төшергән. Видеоязма социаль челтәрләрдә чыкты.

«Кич белән Горький шоссесында юл-транспорт һәлакәте булды. Монда берьюлы өч автомобиль бәрелеште. Бәрелүдән бер автомобиль юл читенә чыгып китте. Урынга берьюлы өч ашыгыч ярдәм машинасы килде», – дип сөйләделәр агентлыкка авария шаһитлары.

«Дүшәмбе, 30 сентябрьдә, 22.40 сәгатьтә Горький шоссесы буенча 17нче йорт каршында авария була. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Опель Корса» автомобилен йөртүче 27 яшьлек хатын-кыз куркынычсыз тизлек сайламаган. Ул каршы як юлга чыккан һәм 61 яшьлек йөртүче идарә иткән «УАЗ» автомобиле белән бәрелешкән», - дип сөйләделәр Казан Дәүләт автоинспекциясендә.

Әлеге бәрелешүдән соң, җиңел машина «КИА» внедорожнигына килеп бәрелә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә,  машина йөртүче хатын-кызның күкрәк сөяген сынган. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.  «КИА» машинасын йөртүче 27 яшьлек ир-ат зыян күрә - баш мие селкенгән ирне 7нче шәһәр хастаханәсенә китерәләр. Тагын бер зыян күрүче - 24 яшьлек ир-ат. Аның кулы сынган, әмма ул хастаханәдә ятудан баш тарткан.

 

Фото: скриншот видео из соцсетей

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев