Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда бер бина түбәсендәге карны трактор белән чистартканнар

«Соңгы катта эшчеләр түшәмне терәтеп тора», дип шаярта видеоны караган кешеләр.

Казанның Даурия урамында сәнәгать бинасы түбәсендәге карны фронталь мини-төягеч трактор ярдәмендә чистартканнар. Әлеге видео бүген  «Пикабу» сайтында чыкты.

Түбәгә мини-төягечне ничек алып менгәннәр - бу турыда билгеле түгел. Видеога комментарийларда «бу контораның түбәсе яхшы» һәм «соңгы катта эшчеләр швабралар белән түшәмне терәтеп торалар» дип язганнар.

Шәһәр халкы өчен куркыныч юк, чөнки иске завод территориясенең күпчелек өлеше әлеге вакытта буш тора. Сәнәгать зонасы белән янәшә «Тальвег» ҖЧҖнең бары тик бер предприятиесе генә эшли.

Фото: скриншот видео из соцсетей

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев