Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда бер ир-ат кибеттән конфет урлый алмаганга үзенә зыян салмакчы булган

Ашыгыч ярдәм табибларына ир-ат үзенең ВИЧ белән авыруын әйткән.

Казанда бер ир-ат кибеттән конфет урлый алмаганга үзенә зыян салмакчы булган. Бу хакта “Татар-информ”га “Дельта” сак предприятиесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Дельта" үзәк станциясе пультына кичә кич Достоевский урамында урнашкан кибеттән хезмәткәр төймәгә баскан сигнал килде”, - дип сөйләделәр сак предприятиесе матбугат хезмәтендә.

Сак хезмәткрләренә кулы канланган ир-ат тирәсендә басып торучы кибетчеләр әлеге ир-атның кыйммәтле тартмалы конфет алып чыгарга тырышуын әйткән. Әмма алар аны чыгармаган.

Ир-ат полицейскийлар киләсен аңлагач, канцелярие пычагын алып, үзенә зыян салмакчы булган. Шул ук вакытта ир-ат үзенә полиция бүлегенә эләгергә ярамаганлыгын әйткән.

Урынга килгән ашыгыч ярдәм табибларына ул үзенең ВИЧ белән авыруын әйткән. Беренче ярдәм күрсәтелгәч, табиблар ир-атны полицейскийлар кулына тапшырган.
 

Фото: скриншот видео из соцсетей

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев