Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда бер кешене сирәк очрый торган үз еланы чаккан

Казанның 7 нче хастаханәсе реанимациясенә яшел мамба дип аталучы агулы елан чаккан җирле яшәүчене китергәннәр

Ачыкланганча, казанлы сирәк очрый торган еланнар асрый икән. Беркөнне саксызлык аркасында аны елан чаккан. Яшел мамба дип аталучы әлеге еланның агуы үтерергә сәләтле, 3-15 сәгать эчендә кешенең гомере өзелергә мөмкин. Бу Россиядә яшел мамба чагуның беренче очрагы. Ир-ат ашыгыч медицина ярдәме чакырткан һәм алар килеп җиткәнче тешләнгән урынны кисеп алып яндырган, табиблар әйтүенчә, шулай итеп ул үз-үзенә беренче ярдәмне дөрес күрсәткән. Агуга каршы тиешле дару Россиядә табылмаган. Авыруны йоклатып, аны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырганнар, чөнки сулыш алу системасы параличлана башлаган. Табиблар пациентның канын чистарткан, аңа күптөрле дару препаратлары керткән. Нәтиҗәдә, ир-атның хәле яхшыруга таба бара.

Яшел мамба Көнчыгыш Африканың тропик урманнарында очрый. Аның агуында тиз арада организмга үтеп керә торган нейротоксиннар бар, алар параличлануга сәбәп була һәм үлемгә китерә.

Фото: https://pixabay.com | PeterKraayvanger
http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X