Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда бер көтү эт 4 балага ташланган

Шушы факт буенча хәзер башлангыч тикшерү үткәрелә.

Татарстанда сукбай этләрнең балаларга һөҗүме буенча тикшерү үткәрелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Массакүләм мәгълүмат чараларын мониторинглау барышында, Казанның Вахитов районында сукбай этләр көтүенең 4 малайга ташлануы ачыкланган. Шушы факт буенча хәзер башлангыч тикшерү үткәрелә.

Якынча мәгълүматларга караганда, этләр һөҗүме аркасында 9 һәм 12 яшьтәге балалар Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Казан Башкарма комитетының хуҗасыз хайваннарны тоту өчен җаваплы кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәяләмә биреләчәк.

Фото: архив/Расих Фасхутдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев