Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда бер яшүсмерне үтергәнче кыйнаган өч егетне хөкем итәләр

Туган көн бәйрәм иткәч, өч егет бер яшүсмерне кыйнаган, машинага утыртып урманга алып киткән.

Татарстан Республикасының Югары суды 17 яшьлек Евгений Суриковны үтерү буенча ачылган җинаять эшен карый башлады.

Өч яшь егет узган елның ноябрь аенда бу яшүсмерне урманда кыйнап үтерүдә шикләнелә. 

Тикшерү версиясе буенча, конфликт фатирда ук башланган. Анда егетләр туган көн бәйрәм иткән булганнар. Евгенийны кыйнаганнар, машинага утыртып урманга алып киткәннәр. Анда егетне кыйнауларын дәвам иткәннәр. Алган җәрәхәтләрдән яшь егет җан биргән. Аның мәетен ике көннән соң гына табып алганнар. 

Гаепләнүчеләр урындыгында Ринат Рябов, Илдар Тимергалиев һәм Илнур Низамов утыра. Җинаять эшенең тагын бер катнашучысын суд үзен-үзе белештерми торган хәлдә дип таныды. Аларны кеше урлауда һәм үтерүдә гаеплиләр.

Һәлак булган егетнең әти-әнисе Леонид һәм Надежда Суриковлар улларының спорт белән шөгыльләнүе, бүләкләр алуы, әйбәт укуы, яхшы күңелле һәм ярдәмчел булуы турында сөйләделәр.

Шаһитләр белдерүенчә, ул көнне егет наркотиклар кулланган булган.

Тикшерү версиясе буенча нәкъ шушы факт Евгений белән егетләр компаниясе арасында ызгыш килеп чыгуга сәбәп булган.

Фото: Елена Кривопатре

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев