Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда билгесез кешеләр дүрт автомобильгә ут төрткән

Гагарин урамындагы 24нче йорт каршында бүген төнлә 14нче модельле “Лада”, “БМВ”, “Киа” һәм “Опель” автомобильләре зыян күргән.

Казанның Мәскәү районында билгесез кешеләр дүрт автомобильгә ут төрткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген төнлә бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына Гагарин урамындагы 24нче йорт каршында куелган машиналар яну хәбәре алынган. Урынга килгән янгын сүндерүчеләрне шаһитлар каршы алган. Янгын “БМВ”ны тулаем ялмап алган, аннан ялкын Оренбург өлкәсеннән булган “Опель” автомобиленә күчкән, Марий Элдан булган 14нче модельле “Лада”га зыян килгән, “Киа”га да эләккән.

Берничә минут эчендә МЧС хезмәткәрләре янгынны сүндергән. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сәбәбе булып ут төртү тора.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев