Казанда биш баласы белән 29 яшьлек хатын югалган
Хәвеф-хәтәр

Казанда биш баласы белән 29 яшьлек хатын югалган

Аларның югалуы турында гаризаны хатынның ире язган.

Казанда биш баласы белән 29 яшьлек хатын югалган. Бу хакта "Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча матбугат хезмәте җитәкчесе Мария Кыяметдинова хәбәр итте.

Аларның югалуы турында гаризаны хатынның ире язган. Хәзерге вакытта эзләү эшләре бара.

“Татар-информ”га билгеле булганча, хәзерге вакытта әлеге парның аерылышу процессы бара.

Фото: https://tatar-today.ru

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев