Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда өч егетне мәчетләрдән сәдака акчасын урлаган өчен хөкем иттеләр

Алар РФ Җинаять кодексының төрле маддәләре буенча җинаять кылуда гаепле дип табылды.

Казанның Совет районы суды шәһәрдә яшәүче ике егет һәм элегрәк хөкемгә тартылган балигъ булмаган яшүсмергә карата кузгатылган җинаять эшен карады, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте.

Алар РФ Җинаять кодексының төрле маддәләре (талау, хакимият вәкиленә карата көч куллану, урлау) буенча җинаять кылуда гаепле дип табылды. Суд ачыклаганча, 2017 елның язында алар Казанның Совет районында урнашкан «Иман нуры» мәчете территориясенә үтеп керә. Анда дин әһелләренең велосипедларын урлыйлар. Моннан тыш, сәдака җыю өчен билгеләнгән әрҗәне ватып, 2 мең сумнан артык акча урлап качалар. Шул ук елны җинаятьчеләр Балык Бистәсе районының Олы Елга авылы мәчетеннән 5 мең сум акча урлый. 2017 елның июнендә алар хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан кулга алына. Егетләр үз гаебен тулысынча таный. Суд элегрәк хөкемгә тартылган балигъ булмаган яшүсмерне – 3,5 елга (ул тәрбия колониясендә җәза срогы үтәчәк), калганнарын 8 айга һәм 1 ел да 10 көнгә шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итте. Хөкем карары законлы көченә керде.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев