Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда чит ил автомобиле зур тизлектә килеп, баганага бәрелгән

Авария кичә кич Вишневский урамында, Миллениум күперенә керә торган урында булган.

Казанда чит ил автомобиле зур тизлектә килеп, баганага бәрелгән. Әлеге аварияне күргән кешеләр социаль челтәрләрдә шуның видеосын урнаштырган.

«Чәршәмбе көнне, 29 гыйнварда, кичке тугызынчы яртылар тирәсендә Вишневский урамында, Әмирхан урамына таба хәрәкәт иткәндә, „Хендэ“ автомобиленең 38 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм идарәсен югалтып, юл читендәге баганага килеп бәрелгән», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Авария нәтиҗәсендә машина йөртүченең башы җәрәхәтләнгән. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

Фото: скриншот

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X