Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда өеннән тапочка киеп чыгып киткән кыз 9нчы каттан егылып төшкән

Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган кызны тиз арада 7нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр, әмма табиблар аны коткарып кала алмаган.

Казанда сентябрь ахырында өеннән тапочка һәм җиңелчә генә киенеп чыгып киткән 15 яшьлек кыз 9нчы кат тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

«Фаҗига кичә кич булган. Кыз 9нчы кат тәрәзәсеннән егылып төшкән», - дип искәртте чыганак.

Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган кызны тиз арада 7нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр, әмма табиблар аны коткарып кала алмаган.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы ул чагында 14 яшьтә булган кызның өеннән тапочка һәм җиңелчә генә киенеп чыгып китүе һәм юкка чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Аны полицейскийлар һәм волонтерлар бер атнадан артык эзләгән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Кызны тапканнар. Шушы вакыт эчендә аның төрле йортларның подъездларында качып утыруы ачыкланган.

Фото: tatar-today.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев