Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда ике җиңел машина катнашындагы авариядә 16 яшьлек кыз зыян күргән

Юл һәлакәте кичә кичке җиденче яртылар тирәсендә Глушко урамындагы 24нче йорт каршында булган.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, юл һәлакәте кичә кичке җиденче яртылар тирәсендә Глушко урамындагы 24нче йорт каршында булган. Башлангыч фаразлар буенча, Марий Эл Республикасы номерлары куелган «Лада»ның 19 яшьлек йөртүчесе борылышта 40 яшьлек хатын-кыз идарә иткән Skoda автомобиленә юл бирмәгән.

«Нәтиҗәдә, чит ил автомобиленең пассажиры — 16 яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Ашыгыч ярдәм табиблары аны хастаханәгә алып киткән. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң кызны өенә кайтарып җибәргәннәр», - дип ачыклык керттеләр Казанның ЮХИДИ идарәсендә.

Фото: Полина Шевчук

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев