Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда иномарка белән маршрут автобусы бәрелешеп алты кеше имгәнгән

Җиңел машина салонында бикләнеп калган йөртүче авыр хәлдә.

Бүген Казанда иномарка белән маршрут автобусы бәрелешкән. Алты кеше имгәнгән. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртәнге сигез тирәсендә Татарстан һәм Сәлимҗанов урамы чатында автобус белән "Ауди" машинасы бәрелешкән. Пассажир транспорты светофорның кызыл утына чыгып, җиңел машинага бәрелүе билгеле.

Җиңел машина салонында бикләнеп калган йөртүчене коткаручылар чыгарган. Бу кеше авыр хәлдә булган. Аны хастаханәгә озатканнар.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, авариядә автобуста баручы биш пассажир да имгәнгән.

Хәзер бу урында юл инспекторлары эшли. Хокук саклау органнары юл һәлакәте ничек килеп чыкканын ачыклый һәм юлдагы хәрәкәтне көйли. 

 

Фото: Шамиль Садыков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X