Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда иптәш кызы үлеменнән соң тоткарланган росгвардияче судка китерелде

Кыз 1 сентябрьгә каршы төндә алтынчы кат тәрзәсеннән егылып төшеп һәлак булган иде.

Иптәш кызы үлеменнән соң тоткарланган Татарстан Росгвардия ОМОНы хезмәткәре бүген судка китерелде.

“Татар-информ” 1 сентябрьгә каршы төндә яшь кызның алтынчы кат тәрәзәсеннән егылып һәлак булуы турында язып чыккан иде. Фаҗига урынында полиция хезмәткәрләрен 27 яшьлек ир-ат каршы ала. Аның әйтүенчә, кич белән егеткә кунак кыз килә. Алар арасында ызгыш чыга, һәм кыз тәрәзәдән ташлана. Хәл ачыкланганчы, ир-атны кулга алалар.

Соңрак әлеге ир-атның Татарстан Росгвардия ОМОНы хезмәткәре булуы ачыклана. Эчке эшләр органнарында ул 2016 елдан хезмәт итә.

Фото: Елена Саляхова

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев