Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда исерек машина йөртүче каршы як полосадагы машинага бәрелгән

Авария кичә кич Авиатөзелеш районында булган.

Казанда "Шевроле" машинасындагы исерек йөртүче авария китереп чыгарды, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Якынча мәгълүмат буенча, кичә кичке якта 41 яшьлек исерек йөртүче "Шевроле Лачетти" машинасында Челюскин урамыннан барганда, идарәне югалткан һәм каршы як полосага чыккан. Бу машина 47 яшьлек хатын йөрткән "Тойота" белән бәрелешкән.

Авариядә ике йөртүче дә җитди имгәнгән. "Ашыгыч ярдәм" табиблары ир-атта күкрәк читлеге имгәнүен, хатын-кызда баш мие селкенүен ачыклаган.

Фото: https://vk.com/kznlife

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Казанда исерек машина йөртүче каршы як полосадагы машинага бәрелгән

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев