Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда исерек таксист 90 яшьлек хатын-кызны таптаткан

Бүген иртән Назарбаев һәм Павлюхин урамнары чатында өлкән яшьтәге хатынны машина таптаткан.

Казанда «Рено» чит ил машинасы белән идарә иткән исерек йөртүче 90 яшьлек хатын-кызны таптатып үтергән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Назарбаев һәм Павлюхин урамнары чатында чит ил машинасы белән идарә иткән ир-ат светофорның кызыл төсенә туктамыйча, юл аша чыгып баручы өлкән яшьтәге хатынны таптаткан.

«90 яшьлек пенсионер хатын алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Чит ил машинасы белән идарә иткән ир-атның алкоголь эчемлек кулланганы билгеле», - дип хәбәр иттеләр министрлык матбугат хезмәтендә.

Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәтне такси йөртүче китереп чыгарган.

Фото: скриншот видео из соцсетей

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев