Казанда каравылчы будкасында ир-ат янып үлгән
Янгын 9 ноябрьдә төнлә Казанның Юдино бистәсендә булган.
Казанда Юдино бистәсендә автостоянкада урнашкан каравылчы будкасында бер ир-ат янып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
9 ноябрьдә Юдинодагы Тимер юлчылар урамында янгын чыккан. Бу турыда ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына хәбәр иткәннәр. Һәлакәт урынына 60 нчы номерлы янгын сүндер-коткару часте хезмәткәрләре барган.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә автостоянкада урнашкан каравылчы будкасын янгын тулысынча чорнап алган. Янгынның якында гына торган чит ил машинасына күчү куркынычы булган.
Утны тиз арада сүндергәннәр. Будка эчендә идәндә ир-ат мәете табылган. Аның шәхесе һәм янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев