Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда хатын-кызлар йөрткән ике машина мәктәп укучысын һәм студент кызны бәрдергән

Юл һәлакәтләре Окольная урамындагы йорт ишегалдында һәм Карл Маркс - Япеев урамнары чатында булган.

Казанда хатын-кызлар идарә иткән ике машина берничә сәгать эчендә мәктәп укучысын һәм студент кызны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Кичә иртәнге 8дә Окольная урамындагы 20нче йорт ишегалдында хатын-кыз йөртүче «Форд» автомобилендә 12 яшьлек кыз баланы бәрдергән. Берничә сәгатьтән соң шулай ук хатын-кыз йөртүче «Фольксваген»да «зебра» аша чыгып барган 17 яшьлек студент кызны таптаткан. Авария Япеев һәм Карл Маркс урамнары чатында килеп чыккан. Һәр ике юл һәлакәтендә дә җәяүлеләр төрле тән җәрәхәтләре алган.

Фото: www.pixabay.com | mohamed_hassan

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев