Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда күпкатлы йорт түбәсеннән 17 яшьлек егет егылган

Фаҗига бүген 2нче Юго-Западная урамында булган.

Казанда күпкатлы йорт түбәсеннән 17 яшьлек егет егылган. Һәлакәт урыныннан беренче фотоларны социаль челтәр кулланучылары урнаштырды.

Фаҗига бүген көндез Казанның Мәскәү районы 2нче Юго-Западная урамында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, егет шәһәрне карау өчен дус кызы белән йорт түбәсенә менгән. Әлегә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында егет егылып төшкән.

Егет алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, Тикшерү комитеты тикшерү эшләрен башлаган.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев