Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда күршеләре ут капкан фатирдан 77 яшьлек әбине коткарган

Янгын Повстанческая урамындагы биш катлы йортның бер фатирында чыккан.

Казанда күршеләре ут капкан фатирдан 77 яшьлек әбине коткарган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә кич Повстанческая урамындагы биш катлы йортның бер фатирында янгын чыккан. Бер квадрат метр мәйданда әйберләр һәм мебель янган», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Ут белән көрәшүчеләр килгәнчә, күршеләр өлкән яшьтәге хатын-кызны урамга алып чыккан.

Янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев