Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда кызыл автобус шоферын ялган таныклык белән йөргән өчен штрафка тартканнар

23 яшьлек автобус шоферы кагыйдә бозган һәм полицейскийларга ялган машина йөртү таныклыгы күрсәткән.

Казанда кызыл автобус шоферын ялган таныклык белән йөргән өчен штрафка тартканнар. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Апрель аенда полицейскийлар Адоратский урамы ягыннан хәрәкәт иткән, юл йөрү кагыйдәсен бозган кызыл автобус шоферын туктаткан. Документларын тикшергән вакытта, ул инспекторларга ялган таныклык күрсәткән.

«Ялган документтан файдалану» маддәсе нигезендә, суд 23 яшьлек Кыргызстан гражданинын 6 мең сум күләмендә штрафка тарткан.
Фото: https://pixabay.com | PublicDomainPictures

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев