Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда кызыл автобус юл кырыена төшеп киткән

Юл-транспорт һәлакәте Залесный торак массивы юнәлешендә килеп чыккан.

Казанның Горький шоссесында кызыл автобус юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Шаһитлар әйтүенчә, транспорт чарасы Залесный торак массивына таба хәрәкәт иткән. Авария Горький шоссесында — автозаправка станциясе янында килеп чыккан.

Кадрлардан күренгәнчә, автобусның алгы тәрәзәсенә зыян килгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, автобус йөртүче үзен начар хис итү аркасында идарәне югалткан.

Зыян күрүчеләр һәм юл һәлакәтенең сәбәпләре турында әлегә рәсми мәгълүмат юк.

 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев