Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда машина йөртүче бензовоз белән бәрелешеп һәлак булган

Авария Нагорный бистәсеннән 100 метр ераклыкта килеп чыккан.

Бүген иртән Казанда чит ил машинасы һәм бензовоз бәрелешкән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар вакыйга урыныннан кадрлар белән уртаклашты.

Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә авария бүген иртәнге сәгать алтыда булуын расладылар.

Автоинспекция мәгълүматларына караганда, Нагорный бистәсеннән 100 метр ераклыкта йөк машинасы «Фольксваген» җиңел автомобиле белән бәрелешкән. Кадрларда җиңел автомобильнең тулысынча җимерелгәнлеге күренә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәтендә чит ил машинасы йөртүчесе үлгән. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.

Фото: Скриншот

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев