Казанда машиналар бәрелешкәннән соң хатын-кыз һәм бала хастаханәгә эләккән
Бүген Җиңү проспекты буенча 200нче номерлы йорт янында юл-транспорт һәлакәте булды.
Казанда ике җиңел автомобиль бәрелешкәннән соң машина йөртүче хатын-кыз һәм бала хастаханәгә эләккән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.
«Бүген Җиңү проспекты буенча 200нче номерлы йорт янында юл-транспорт һәлакәте булды. 12нче модель «Лада» автомобилен йөртүче «Лада Калина»га арттан килеп бәрелгән», - дип сөйли шаһитлар.
Нәтиҗәдә хатын-кыз һәм бала хастаханәгә озатылган.
Фото: очевидцы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев