Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда мәктәп янында балаларга банан өләшкән егетләрне тоткарлаганнар

Казаннның Вахитов районында мәктәп янында ике егет балаларны бушлай банан белән сыйлаган.

Казаннның Вахитов районында мәктәп янында балаларга банан өләшкән егетләрне тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ике егет мәктәп янында балаларга җиләк-җимеш таратуы турындагы хәбәр полициягә иртән килгән. Бирегә хокук саклаучылар килгән, шаһитлардан сораштырганнар, бананнарны экспертизага тапшырганнар һәм камера язмаларын алганнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Казанның иҗтимагый оешмаларының берсе «Изгелек көне» уңаеннан флэш-моб үткәргән. Акциядә катнашучыларны тоткарлаганнар, полиция хезмәткәрләре бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.

Фото: https://pixabay.com | _Alicja_

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев