Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда мунчада янгын вакытында бер кеше зыян күргән, сигезе урамга чыгып өлгергән

Янгын мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Казанда шәхси мунчада янгын чыгу нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән, сигез кеше урамга чыгып өлгергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 21.06 сәгатьтә 112 бердәм номерына Воровский урамындагы 19нчы йорт каршында ике катлы шәхси саунада янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

3нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга килгәндә, агачтан салынган бинаның икенче катын ялкын чолгап алган була инде.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк сигез кеше урамга чыгып өлгергән. Ис газы белән агуланган бер кешене 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.

Ут белән көрәшүчеләр парланып утыра торган бүлмәдә чыккан янгынны (биредә түшәмгә ут капкан була) 40 минут эчендә сүндергән. Аның мәйданы 20 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев