Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда “Порт” сәүдә үзәгендә янгын мәйданы 60 квадрат метрга кадәр җиткән

Гадәттән тыш хәл булган урынга, экологик хәлне ачыклау өчен, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре килгән.

Казанда “Порт” сәүдә үзәгендә янгын мәйданы 60 квадрат метрга кадәр җиткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

  • Бүген иртән бердәм 112 экстрен хезмәте номерына Казанда Оренбург трактындагы “Порт” сәүдә үзәгендә янгын чыкты дип хәбәр килгән.

Гадәттән тыш хәл булган урынга икенче сан буенча килгән янгын сүндерүчеләр утның беренче катта булуын ачыклаган. Хәзер сәүдә үзәгендә янгын мәйданы 60 квадрат метрга кадәр җиткән.

Урында Казан янгын-коткару гарнизонының 74 берәмлек техникасы эшли.

“Порт” сәүдә үзәге урнашкан урында су аз булганга күрә авырлыклар килеп чыккан. Биредә “Водоканал” ярдәмгә килгән. Моннан тыш, коммуналь хезмәт күрсәтү машиналары ярдәм иткән. 

“29 апрельдә әлеге сәүдә үзәге Татарстан Прокуратурасы тәкъдиме белән күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерелде. Шулай ук 2018 елның 4 маенда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре әлеге объектны тикшерде. Янгын куркынычсызлыгы буенча биш төгәлсезлек ачыкланды”, - дип сөйләде “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.

Яна торган сәүдә үзәге янына Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре барды. Күчмә лабораторияләр ярдәмендә алар экологик хәлне контрольдә тотачак. 

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев