Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда салонында хатын-кыз умыртка баганасын сындырган троллейбус йөртүчесен эзлиләр

Юл-транспорт һәлакәте Декабристлар урамында урнашкан “Восстание” җәмәгать транспорты тукталышында килеп чыккан.

Казан ЮХИДИ хезмәткәрләре троллейбус салонында хатын-кыз умыртка баганасын сындырган йөртүчене эзли. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Бу хәл кичә иртән Декабристлар урамында урнашкан “Восстание” җәмәгать транспорты тукталышында килеп чыккан.

Юл-транспорт һәлакәтендә 75 яшьлек пассажир хатын-кызның умыртка баганасы сынып, хастаханәгә озатканнар. Троллейбус йөртүче һәлакәт урыныннан качып киткән.

Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге хәлнең шаһитларын (843) 533-38-19, 533-38-48 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүен сорый.

Фото: https://pixabay.com | Mimzy

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X