Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда шәхси йорт түбәсендә яткан 90 яшьлек бабайны коткарганнар

Коткаручылар өлкән яшьтәге ир-атны носилка ярдәмендә җиргә төшереп, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.

Казанның Петровский бистәсендә шәхси йорт түбәсендә яткан һәм аннан кеше ярдәменнән башка төшә алмаган 90 яшьлек бабайны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«112 бердәм номерына Петровский бистәсендәге Радиальная урамында ике катлы йорт түбәсендә өлкән яшьтәге ир-ат ятуы турында хәбәр килде. Бабайның аска егылып төшү куркынычы бар иде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән 2нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре махсус баскыч ярдәмендә түбәгә менгән һәм 90 яшьлек бабайны носилка белән аска төшереп, ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырган.

 

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X