Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда спецназ сугышчылары битлеге астында кеше талап йөргән җинаятьчеләр тотылган

Әлеге уңайдан «Янау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Казанда спецназ сугышчылары битлеге астында кеше талап йөргән җинаятьчеләрне тотканнар. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.


Полициягә абыйлы-энеле ике ир-ат мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүчеләр сөйләгәнчә, 4 июль кичендә аларның фатирына битлек кигән таныш булмаган кешеләр бәреп кергән, хуҗаларны кыйнап, акчаларын урлаганнар һәм ир-атларның берсен каядыр алып киткәннәр. Тәртип сакчылары ачыклаганча, җинаятьчеләр ир-атны фатирдан алып чыгып, машинага утырткан һәм үч алу белән куркытып, автомобиль сатып алу-сату турындагы килешүгә кул куярга мәҗбүр иткән.


Соңрак билгеле булганча, җинаятьчеләр махсус хезмәт бүлекчәләренең формасын кулланган һәм үзләрен оперативник дип таныштырып, наркотикларны «контроль сатып алулар» үткәргән, шуннан соң наркодилерларны шантажлап, алардан акча таләп иткән.


Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Росгвардия сугышчылары белән берлектә җинаятьчеләрне «кайнар эз»дән кулга алган. Алар 22-40 яшьлек, өчесе моңа кадәр хөкемгә тартылган дүрт ир-ат булып чыккан.


Әлеге уңайдан «Янау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полицейскийлар криминаль квартет кулыннан зыян күргән кешеләрне һәм аларның җинаятьчел эшчәнлегенең өстәмә эпизодларын ачыклый. 

Фото: ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев