Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда ташландык йортта чыккан янгынны сүндергәндә ир-ат мәетен тапканнар

Янгын икенче Хәрби шәһәрчектәге бер катлы йортта чыккан.

Казанда ташландык йортта чыккан янгынны сүндергән вакытта ир-ат мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 22.04 сәгатьтә 112 бердәм номерына 2нче Хәрби шәһәрчектәге бер йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр бер катлы ташландык йортның түшәме һәм өйдәге чүп-чар януын ачыклаган.

Утны сүндергән вакытта ир-ат мәетенә тап булганнар. Хәзер аның шәхесен ачыклыйлар.

Янгынның мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев