Казанда төнлә билгесез зат азык-төлек кибетенә һөҗүм иткән
Бу хәл Вахитов районында Карл Маркс урамындагы бинада булган.
Казанда узган төндә билгесез зат азык-төлек кибетен талаган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Бу хәл Вахитов районында Карл Маркс урамындагы бинада булган. Коралга охшаш әйбер тоткан ир-ат кассадан 14 мең сум чамасы акча урлаган.
Ир-атның гамәлләрен видеокүзәтү камералары теркәгән. Хәзер хокук саклау органнары хезмәткәрләре каракның шәхесен ачыклый.
Бу факт буенча “Талау нияте белән һөҗүм итү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: http://prokazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев