Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда трамвай юлына килеп кергән зур йөк машинасын видеога төшереп алганнар

Юл һәлакәте бүген иртән Җиңү проспектында булган.

Казанда трамвай юлына килеп кергән зур йөк машинасын видеога төшереп алганнар. Видео социаль челтәрләрдә дөнья күргән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, юл һәлакәте бүген иртән Җиңү проспектында булган. Кадрлардан күренгәнчә, зур йөк машинасы ике юнәлештә дә трамвай юлын ябып куйган.

Йөк машинасы шоферы, көчле буран аркасында идарәсен югалтып, трамвай юлына килеп кергән дип фаразлана.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев