Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда троллейбус йөртүче велосипедчыны урам уртасында кыйный [видео]

11 сентябрь Казанның Чистай урамында троллейбус йөртүче һәм яныннан үтеп барган велосипедчы арасында талаш килеп чыга, хәтта сугышка барып җитә.

Барысы да иртәнге якта, кеше эшкә барган вакытта башлана. Бу хәл Чистай урамында урнашкан “Бәхетле” кибете каршында була. Троллейбус та, велосипед та юлның уң ягыннан баралар. Шул кыска вакыт аралыгында, икесенә дә урын җитмәгәнлектән, троллейбус йөртүче белән велосипедчы талаша башлый. Ләкин вазгыять ыгы-зыгы белән генә тәмамланмый. Троллейбус йөртүче велосипедчыны кыйнарга да өлгерә. Аларны ярты минут эчендә урамнан үтеп барган җиңел машина йөртүче аера.

ProKazan.ru  сайтыннан тәрҗемә ителде

Фото: https://pixabay.com | MichaelGaida

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев