Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда ЦУМ кибете янында чит ил машинасы юл аша чыгып баручы хатын-кызны бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте бүген көндез Вахитов районының Сәет-Галиев урамында булган.

Казанда юл аша йөгереп чыгып баручы хатын-кыз чит ил маркалы машина тәгәрмәче астына эләккән. Бу турыда шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте бүген көндез Вахитов районының Сәет-Галиев урамында булган.

Шаһитлар сүзләренчә, бүген 14.00 сәгатьтән соң тимер юл вокзалы ягыннан хатын-кыз металл читән аша чыккан һәм ЦУМ ягына ашыккан. Ярты юлны чыккач, аны «Дэу» автомобиле бәрдергән.

Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар, аның аягы сынган һәм башы имгәнгән булырга мөмкин.

Фото: соцсети

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев