Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда «XL» сәүдә-күңел ачу үзәге янында «Мерседес» йөртүчесен урындык белән кыйнаганнар

Ике ир-атның сугышуын телефон камерасына төшергәннәр.

Социаль челтәрдә Казанның Яңа Савин районында юлда ике ир-атның сугышуы төшерелгән видео барлыкка килде.

Видеоязмада ике егетнең «XL» сәүдә-күңел ачу үзәгеннән ерак түгел сугышуы күренә. Мөгаен, «Мерседес» һәм «Хендэ» автомобильләре йөртүчеләре юлга сыеша алмаган. Юлда кем баш икәнен йодрык белән ачыкларга булганнар.

Ир-атлар авто багажникларыннан кардан чистарта торган щетка, җыела торган урындык, капчык алып эшкә җиккәннәр. Берникадәр вакыттан ир-атлар бер-берсенә «каты» сүзләр әйтеп, машиналарына утырып китеп бардылар.

Фото: скриншот

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X