Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда янгында алты кешедән торган гаилә һәлак булды

Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Казанда шәхси йортта чыккан янгында өч балалы гаилә үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казанның Авиатөзелеш районындагы Пестель урамында шәхси йорт януы турында хәбәр 112 бердәм номерына төнге уникенче яртылар тирәсендә килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр 33 яшьлек ир-атның, 31 яшьлек хатынның, 9 һәм 11 яшьлек малайның, 9 айлык кыз баланың һәм 64 яшьлек әбинең мәетен таба.

52 минуттан соң янгын сүндерелә. Янгын сүндерүдә 46 кеше һәм 13 берәмлек техника катнаша.

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X