Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда йөкле хатынын пычак белән кадап үтергән ирне хөкем итәләр

32 яшьлек Казан кешесен “Йөкле хатынны үтерү” маддәсе буенча гаеплиләр.

Казанда бергә яшәгән йөкле хатынын үтергән ир-атны хөкем итәчәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

  • 32 яшьлек Казан кешесе һәм аның белән бергә торган 33 яшьлек хатын арасында ызгыш 1 май көнне, Совет урамындагы 21 нче йортның бер фатирында килеп чыккан иде. Җәнҗал вакытында исерек ир-ат хатынның күкрәгенә аш-су пычагы белән кадаган. Яраланган хатын-кыз хастаханәгә барган вакытта вафат булган.

“Йөкле хатынны үтерү” маддәсе буенча ачылган җинаять эше Татарстанның Югары судына җибәрелгән.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев