Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда юл һәлакәтендә чит ил машинасын йөртүче зыян күргән

Толстой һәм Карл Маркс урамнары чатында “Дэу Нексия” һәм “Ауди” бәрелешкән.

Казанда Вахитов районында юл-транспорт һәлакәтендә 60 яшьлек чит ил машинасын йөртүче зыян күргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә төн уртасында Толстой һәм Карл Маркс урамнары чатында “Дэу Нексия” һәм “Ауди” бәрелешкән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәлакәт урынын әйләндереп алган, машиналарның аккумуляторларын сүндергән, яралы машина йөртүчене “Дэу Нексия”дән чыгарып, медикларга тапшырган. Ир-атның умрау сөяге һәм боты сынган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев