Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда юлда яткан ир-атны автобус таптап узган

"МАЗ" автобусы 34 яшьлек ир-атны таптаган.

Казанның Даурская урамында юлда яткан ир-атны автобус таптап узган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

"Кичә 12.45 сәгатьтә Даурская урамындагы 40нчы йорт каршында "МАЗ" автобусы 34 яшьлек ир-атны таптаган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, автобус йөртүче тизлеген арттырган. Ир-ат исә юлның машиналар йөри торган өлешендә яткан", - дип сөйләделәр Казан автоинспекциясендә.

34 яшьлек ир-ат бик күп тән җәрәхәтләре алган. Аны хастаханәгә китергәннәр. Табиблар карагач, ир-атны оча сөяге, иңбашы сөяге сынуы, башка травмалары булуы ачыкланган.

Фото: архив/Татар-информ/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев