Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанга керергә рөхсәте булмаган автобусларны кире боралар

Татарстан Транспорт министрлыгы һәм республика Дәүләт автоинспекциясе даими йөртүчеләр хезмәтләреннән файдаланырга тәкъдим итә.

1 июньнән башлап, Казанга керергә рөхсәте булмаган автобусларны кире боралар. 5 тоннадан кимрәк М2 категориясендәге һәм сигездән күбрәк пассажир урыннары булган, шулай ук 5 тоннадан артык М3 категориясендәге, шулай ук сигездән артык пассажир йөртү мөмкинлеге булган автоубсларга чикләүләр бар. Дөнья чемпионатына әзерлек һәм үткәрү вакытында Татарстан башкаласына керү өчен алар махсус рөхсәт алырга һәм билгеле таләпләргә туры килергә тиеш.

“Пассажирларны йөртүчеләр апрель аеннан кисәтелгән, әмма кагыйдәләргә буйсынырга теләмәүчеләр бар. Без гражданнарны даими йөртүчеләр хезмәтләреннән кулланырга өндибез. Бу юлда аңлашылмаучылыклар булмасын өчен кирәк”, - дип билгеләп үтте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров.

Зур автобуслар Казанга Мамадыш тракты, Оренбург тракты һәм Горький шоссесы аша керә ала.

“Шәһәргә керү урыннарында “Автобусларга керү тыела” билгесе куелган, ә рөхсәт ителгән өч урында пост оештырылган, анда кинологлар эт белән басып торалар һәм пассажирларның багажларын тикшерәләр. Казанга керү урыннарында борылышлар бар, пассажирларны автобустан төшерәчәкләр”, - диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ җитәкчесе урынбасары.

Пассажирларны йөртүчеләрнең Казанга керү өчен иярченле навигациясе булырга һәм “Россиядә футбол буенча 2018 елгы Дөнья чемпионаты транспорт дирекциясе”нә хәбәр итәргә тиеш. Моннан тыш, РФ Эчке эшләр министрлыгы вәкаләтле органы транспортка Казанга керергә рөхсәт бирә ала.

“Казанга 1 июньнән рөхсәте булган 500 автобус керде”, - диде “Россиядә футбол буенча 2018 елгы Дөнья чемпионаты транспорт дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешманың төбәк вәкиле Булат Халитов.

Вокзаллардан кузгалып китүче даими йөртүчеләр мәгълүмат базасына кертелгән һәм Казанга керергә рөхсәтләре бар. Шәхси йөртүчеләрнең (заказлы) рөхсәте булмаса, Казанга керә алмыйлар. Инспекторлар Казанга бер автобусны кертмәү очрагы булган инде.

Фото: https://pixabay.com | Freedommail

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев