Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казаннан ерак түгел, М7 трассасында чит ил машинасына ут капкан

Янгын мәйданы 5 квадрат метрны тәшкил иткән.

Казан янында М7 трассасында чит ил машинасына ут капкан, йөртүченең тәне пешкән, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 3:47 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Татарстанның Биектау районында трассада «Рено» машинасына хәрәкәт вакытында ут кабуын хәбәр итәләр.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр берничә минут эчендә утны сүндергән. Янгын мәйданы 6 квадрат метрны тәшкил иткән.

«Фаҗигадә 57 яшьлек йөртүче зыян күргән. Ир-атның бите, муены һәм куллары пешкән», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Янгынны транспорт механизмнарының һәм төеннәренең төзек булмавы аркасында чыккан дип фаразлана. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/23-06-2020/kazannan-erak-t-gel-m7-trassasynda-chit-il-mashinasyna-ut-kapkan-5751461

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев