Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казаннан кайтып бара торган автобус Мәскәү-Чиләбе юлында йөк машинасына бәрелгән

Бүген иртәнге сәгать бишләр тирәсендә Мәскәү-Чиләбе трассасының 1571 километрында пассажирлар автобусы һәм йөк машинасы бәрелешкән.

Якынча белешмә буенча, юлда томан булган, һәм автобус йөртүчесе тиешле аралыкны сакламау сәбәпле, пассажир транспорты зур йөк машинасы артына бәрелгән.

Чиләбе өлкәсе буенча ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Казаннан Чиләбегә таба кайта торган автобус экскурсия транспорты булган. Салонда барлыгы ике йөртүче һәм 41 пассажир утырган. Аларның берсе – 13 яшьлек үсмер бәрелү вакытында җәрәхәтләр алган, аңа медицина ярдәме күрсәтелгән.
Авариянең сәбәпләрен һәм имгәнү ихтималы булган башка кешеләр турындагы мәгълүматны ЮХИДИ хезмәткәрләре ачыклый. Икенче автобус килеп җиткәнче, барлык пассажирларны якындагы юл буе кафесында урнаштырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев