Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның Азино микрорайонында яшүсмерне кыйнау фактын прокуратура тикшерә

Якын көннәрдә прокуратура җинаять эшен полиция бүлегеннән алып, тикшерү комитетына тапшырырга ниятли.

Казан прокуратурасы Азино микрорайонында яшүсмерне кыйнау факты буенча тикшерү үткәрә. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Прокуратура гадәттән тыш хәлнең 5 апрель көнне Ваһапов урамындагы 15нче йорт янында булуын ачыклады. 17 яшьлек егет төрле тән җәрәхәтләре алган. Һөҗүм итүчеләр җидәү булган, шуларның бишесе – балигъ булмаган үсмерләр. Аларның барысының да шәхесе ачыкланды», - дип хәбәр итте Руслан Галиев.

Күзәтчелек ведомствосы балигъ булмаганнар арасындагы хокук бозуларны кисәтү системасы органнарының вазифаи затлары гамәлләренә хокукый бәя бирергә ниятли.

Моннан тыш, якын көннәрдә прокуратура җинаять эшен полиция бүлегеннән алып, тикшерү комитетына тапшырачак.

Фото: скриншот видео

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев