Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның Дәрвишләр бистәсендә янгында 48 яшьлек ир-ат һәлак булган

Янгын бүген көндез Липатов урамындагы биш катлы йортның дүртенче катында булган.

Казанның Дәрвишләр бистәсендәге янгында 48 яшьлек ир-ат үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

«Липатов урамындагы 4нче йортта янгын турында хәбәр бүген 15:11 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм 112 номерына килде» , – диделәр Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр янгынның биш катлы торак йортның дүртенче катында чыгуын ачыклаган. Подъездда яшәүчеләр бинадан янгын сүндерүчеләр килгәнче үзләре чыгып китә алган.

20 минуттан янгын сүндерелә. Янгын нәтиҗәсендә 48 яшьлек ир-ат һәлак булган.

Янгын мәйданы 15 квадрат метрны тәшкил иткән. Һәлакәтнең сәбәпләре билгеләнә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, бүген көндез Дәрвишләр бистәсендә Липатов урамындагы күпфатирлы торак йортта янгын чыккан.

Фото: очевидцы

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X