Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның Идел буе районында 80 квадрат метр мәйдан нефть продуктлары белән пычранган

Әлеге факт буенча административ тикшерү эше кузгатылды.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Казан шәһәренең Идел буе районындагы Лебедев урамында нефть продуктлары белән пычранган урын турында хәбәр алынды. Бу хакта ведомоствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урынга кичекмәстән министрлык инспекторлары, белгечләр, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы вәкилләре, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре чыкты.

Хәбәрдә күрсәтелгән мәгълүмат расланды. 80 квадрат метр мәйданда нефть продуктлары түгелү факты ачыкланды. Ачыкланганча, әлеге хәл яраксызланган нефть продуктларын туплау цистернасына бушатканда барлыкка килгән. Урында экологлар гомуми химик анализ билгеләү, пычратучы һәм агулы матдәләрнең мөмкин чик дәрәҗәсеннән артып китүе н ачыклау буенча агынты судан пробалар алды. Барлык материаллар да чара күрү өчен прокуратурага һәм табигатьне саклау органнарына тапшырылачак.

Фото: eco.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев