Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның Мусин урамында җылылык трассасында кеше сөякләре табылган

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бу ир-ат 7 ел элек үлгән.

Казанның Мусин урамында торбалар арасындагы җылылык трассасында кеше сөякләре табылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

“15 май иртәсендә Казанның Мусин урамында җир астында, ике металл торба арасында җылылык трассасын ремонтлау эшләре барган вакытта, билгесез кешенең скелет сөякләре табылды. Әлеге факт буенча тикшерү оештырылды”, - дип ачыклык кертте Андрей Шептицкий.

Тикшерүчеләр 2012 елга кадәр үлгән ир-атның мәете булуын ачыклаган. Нәкъ шул вакытта җылылык трассасын соңгы тапкыр ремонтлаганнар. Моннан тыш, мәрхүм янында 2011 ел белән бирелгән документлар да табылган.

Кеше сөякләрен экспертизага җибәргәннәр. Тикшерүчеләр ир-ат үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклый.

Фото: https://pixabay.com | Semevent

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев