Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның Нагорный бистәсендәге шәхси йортта янгында ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган

Хәзерге вакытта һәлак булучыларның шәхесләре ачыклана.

Казанның Нагорный бистәсендәге шәхси йортта янгында ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Нагорный бистәсенең 2нче Локатор тыкрыгында ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына агач йорт януы турында хәбәр 21.43 сәгатьтә килгән.

60 квадрат метрлы агач йортны тулысынча ут ялмап алган.

22.09 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр ир-ат, тагын 15 минуттан соң хатын-кыз мәетләрен тапкан. Янгын тулысынча сүндерелгән, һәлак булганнарның шәхесләре ачыклана.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев