Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның “Тандем” сәүдә үзәгеннән 100 кешене эвакуацияләгәннәр

Сәүдә үзәгендәге “Сэко” ресторанында төтен чыга башлаган.

Кичә Казанның “Тандем” сәүдә үзәгеннән кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

23.53 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрнең 112 бердәм номерына “Тандем” сәүдә үзәгендәге “Сэко” ресторанында төтен чыгуы турында хәбәр иткәннәр.

Чакыру буенча Казан янгын сүндерү-коткару гарнизоны барган. Ресторанда май катламы төтенли башлаган, сәүдә үзәге персоналы үзләре сүндерә алгән.

Төтен чыгу аркасында рестораннан 16 кешене, ә сүдә үзәгеннән барлыгы 100 кешене эвакуацияләгәннәр. Зыян күрүчеләр юк.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X